Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алар - көн каһарманнары

Районыбыз басу-кырларында язгы кыр эшләре тулы куәт белән бара. Көн саен бу игелекле хезмәтнең яңа каһарманнары туып тора.

Соңгы көннәрдә эш башыннан иң күп нормо-смена башкаручы булып Рәсим Зарипов, Таһир Вәлиев, Габделәхәт Яппаров (“Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгы), Ринат Гарипов, Анатолий Гордеев, Генадий Назаров, Зөфәр Шәйхетдинов белән Динар Гайнуллин (“Алан” ширкәте), Рамил Хуҗиәхмәтов, Айрат Абдуллин, Евгений Никитин, Әмир Әскаров (“Таң” ширкәте), Айнур Гайнетдинов, Гыйльфан Дәүлиев, Рөстәм Нәбиуллин, Ирек Кәримуллин (“Игенче” ширкәте), Равил Исламгәрәев, Марат Зарипов, Валерий Шилякин (“Чулпан” ширкәте), Салават Зәйнетдинов, Данил Шигаев, Мәүлетҗан Кадыйров, Рифкать Әүхәдиев (“Август-Теләче” ширкәте), Илсур Гыйләҗев, Илназ Габделхаков, Марат Минһаҗев, Владимир Мазарченков (“Агролак” ширкәте), Әнәс Гайнетдинов, Илнур Шәрипов, Газинур Гарипов (“Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы) танылды. Югарыда телгә алынган игенчемеханизаторлар 9 Май - Бөек Җиңү көнен басу-кырларда югары җитештерүчәнлеккә ирешеп каршыладылар. Быелгы бәйрәм җаваплылыклары чикләнгән “Агролак” һәм “Теләче-Август” ширкәтләре игенче-механизаторлары өчен икеләтә куанычлы шартларда узды. Чөнки алар туган як басуларында берничә көн элек кенә кайтарылган яңа, куәтле чит ил техникасы белән эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев