Көзге моң
Гап гади көн... Көз уртасы
Салкын жиле куя искәләп...
Сискәндереп ала бу тынлыктан
Болытларның яше төшкәләп...
Көзге моңсулыкка ямь биргәндәй
Кояш инде бата кызарып.
Күлмәкләрен салган агачлар да
Башын игән кебек, оялып....
Чыпчыклар да үзгә җырын суза
Тырышалар кебек үзләре.
Кызыл миләш агачына кунып
Бәйрәм ясап үтә көннәре.
Йорт казлары инде үсеп житкән
Ишегалды тиздән буш калыр.
Саубуллашкан кебек каңгылдыйлар,
Тавышларын тыңлау бик авыр…
Һәр ел кабатлана берүк сагыш
Җырлар туып тора моңыннан...
Үткән гомер генә саубуллашып
Китеп бара кошлар юлыннан…
Сиренә Гатиятова – Теләче.
Нет комментариев