Тиздән бәйге тәмамланачак
Район яңалыклары

Тиздән бәйге тәмамланачак

«Шигырьләремдә - туган ягым» район бәйгесе тәмамланырга күп вакыт калмады, дуслар, кемнәр әле үз иҗат җимешләрен безгә юлларга өлгермәде - ашыгыгыз!

Язмаларны 89393967641 номерында кабул итәбез. Ә бүген сезгә Сиренә апа Гатиятованың «Бәхет чите» шигырен тәкъдим итәбез. 

Сәбәп чыкса, сөенәбез инде туган авылыңа кайту - бәхет!
Һәр урамы көтеп тора сине, сукмагыңа истәлекләр чәчеп.
Сәбәп тапсак, шатланабыз инде...Бик ешлатып йөрү артта калган.
Әллә яше бара, әллә тормыш мәшәкате белән басып алган.
Чакырсалар - йөгерәбез инде, хәтта очып кайткан көннәр була.
Һавасы да башка төрле аның – бөтен күзәнәккә кереп тула.
Килгән күчтәнәчләр артык тәмле – чын күңелдән биргән булгангадыр.
Күңелемә якын һәммәсе дә – бәлки гомер читтә узгангадыр.
Туган авылыма кайтып килдем, куптарылды инде, күңел - диңгез.
Авылдашлар, рәхмәт инде сезгә, бу бәхетнең чите - сезнең өлеш! 


Нет комментариев