Сөенечле яңалык - бүген Теләче урта мәктәбе базасында агросыйныфлар ачылды. Аның беренчесе - инженерия юнәлеше буенча ачылган булса, икенчесе - җитештерү сәнәгате (биотехнологияләр) тармагын колачлый. Агросыйныфлар федераль программа нигезендә, “Алан” акционерлык җәмгыте (җитәкчесе - Алмаз Хәбир улы Фәсхетдинов) һәм “Нәүрүз” авыл хуҗалыгы кооперативы (җитәкчесе - Раилә Нәкыйф кызы Хисмәтуллина) иганәсенә булдырылган.
Исегезгә төшерәбез, иганәчелек ярдәме күрсәткән һәр ике оешма да районда авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тармагында иң уңышлы эшләп килүче оешма - предприятиеләр.
Агросыйныфларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы Мәгриф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова катнашты. Тантанада муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова чыгыш ясап, алга таба агросыйныфларның нәтиҗәле, дәвамлы эшләүләрен һәм аграр тармак буенча илгә - көнгә яшь белгечләр әзерләүдә файда китерүен теләделәр.
Танатана азагында әлеге мөһим эштә зур теләктәшлек белдереп, иганәчелек ярдәме күрсәткән оешма җитәкчеләренә Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Моннан тыш, чара кунаклары мәктәпнең физика фәне, физкультура буенча ирешкән уңышлары, укучыларның кул эшләре, махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен гуманитар ярдәм әзерләү барышы белән таныштылар.
Нет комментариев