Көзге чорда витминнарның дару формасына игътибар итәргә кирәк. Аларны бер-ике, ай ашаган вакытта, көненә бер-ике тапкыр эчәргә була.
А витамины (ретинол, каротин) көчле антиоксидант булып тора, тән тиресе өчен җавап бирә, күзнең күрү сәләтен яхшырта. Бу витамин кишер, сыер бавыры, тәрәч балыгы (треска) бавырында бар.
С витамины (аскорбин кислотасы) организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра. Аның өчен сырганак, кара карлыган, баллы кызыл борыч ашарга кирәк.
Д витамины (холекальциферол) сөяк-мускул тукымасын ныгыта (скумбрия, тәрәч, сөмбаш (семга) бавыры).
Е витамины (токоферол) тән тиресе картаю процессын акрынайта, ялкынсынуны бетерә (көнбгыш мае, миндаль, фундук).
B6 витамины (пиридоксин) нерв системасы эшчәнлеген көйли, стресска каршы торучанлыкны арттыра (фисташка, сарымсак, әстерхан чикләвеге).
Нет комментариев