Районда бөртеккә кукуруз 489 гектар мәйданда игелә, шуның 94 гектары «Алан» хуҗалыгында. Бүген бу хуҗалык комбайнеры Ренат Гатауллин Акрос - 585 комбайнында кукуруз суктырырга кереште.
- Уңыш чыгышы начар түгел, гектарыннан 60 цетнерга якын, бөртекнең дымлылыгы 35.9%, - дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов.
Нет комментариев