Теләче Информ

Балалар бакчалары 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр гадәти режимда эшләячәк

Игълан ителгән ял көннәрендә мәгариф оешмаларының эше Роспотребнадзор таләпләрен катгый үтәп оештырыла.

Татарстанда балалар бакчалары кертелгән ял көннәрендә, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр, элеккеге режимда эшләүләрен дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Республиканың барлык балалар бакчалары гадәти режимда эшләячәк. Игълан ителгән ял көннәрендә мәгариф оешмаларының эше Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе таләпләрен катгый үтәп оештырылачак», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр барлык төбәкләрдә дә, хезмәт хакын саклап, эшләми торган көннәр дип игълан ителде.

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәрен керткәндә, өзлексез циклны оештыра торган предприятиеләр һәм оешмалар, тормыш эшчәнлеген тәэмин итә торган предприятиеләр һәм оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, КФҮ, мәгариф учреждениеләре эшләрен дәвам итәчәк.

Реклама

фото:https://pixabay.com 

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: