Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Чаллы фаҗигасе: үлүчеләр дә бар

26 октябрь иртәнге сәгать 7.00 гә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Чаллыда торак йортта көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә биш кеше зыян күргән.

 25 октябрь кичендә Яр Чаллыдагы биш катлы торак йорт шартлады. Шартлау дүртенче каттагы фатирларның берсендә килеп чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, газ шартлаган.

2004 елгы 17 яшьлек үсмер Ашыгыч ярдәм хастаханәсендә реанимациядә авыр хәлдә. 2010 елгы 11 яшьлек баланы Чаллының Кама балалар медицина үзәгенә күчергәннәр.

1951 елгы 70 яшьлек ир Ашыгыч ярдәм хастаханәсендә реанимациядә авыр хәлдә. 1999 елгы 22 яшьлек кыз кичә хастаханәдә операциягә әзерлек барышында вафат булган.

1973 елгы хатын-кыз Чаллы хастиаханәсенең кабул итү бүлегенә мөстәкыйль мөрәҗәгать иткән, дәвалау-диагностика чараларыннан соң амбулатор дәвалануга җибәрелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев