Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

COVID-19 инфекциясеннән бер очракта гына прививка ясатырга ярамавын әйткәннәр

Калган барлык очракларда ковид-19 инфекциясеннән прививкага “противопоказания”ләр – вакытлыча гына.

Медицина фәннәре докторы, Роспотребнадзорның Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты галиме, медицина фәннәре докторы Татьяна Руженцова шулай дип белдергән.
“Препаратка яки аның компонентларына бик көчле аллергия булганда гына кешегә гомере буе коронавирустан вакцинация узарга ярамый. Көчле аллергия анафилактик шокны, Квинке шешенүен, көзән җыеруны, тән температурасының 40 градустан артып китүен күздә тота. Калган очракларда прививкага “противопоказания”ләр – вакытлыча гына”, – дигән ул ТАСС хәбәрчесенә.
Үзләренә вакцинация узарга ярамаучылар чирне кисәтү максатындагы таләпләрне аеруча нык үтәргә: кешеләр күп йөри торган урыннарга бармаска, чирләү ихтималы булган кешеләр белән аралашмаска тиеш, дигән галим.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X