Эштән азат атна режимын бозу өчен җаваплылыкка тартыла мөмкинлеге бар
ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе эштән азат атна режимын бозу өчен җаваплылык турында кисәтте.
Эштән азат атнада эшләргә мәҗбүр оешмалар исемлегенә кермәгән, әмма хезмәткәрләрен эшкә чыгарга таләп итүче компания җитәкчеләре җаваплылыкка тартылачак.
«Әгәр эш бирүче, эштән куып чыгару яисә хезмәт хакын киметү белән куркытып эшкә чыгара икән, хезмәткәрләргә ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе яисә Онлайнинспекция.рф порталына мөрәҗәгать итергә кирәк», — диләр ведомствода.
Эштән азат көннәрдә контроль чаралар уздырылачак. Эш кануннарын бозучыларны инспектор тикшерүләре көтә.
Фото: https://runmagic.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев