Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Казанда бер атна эчендә бензин бәяләре артты

Казан буенча автомобиль бензинына һәм дизель ягулыгына уртача куллану бәяләре турындагы мәгълүматларны 2021 елның 18 октябренә ТР буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәте бастырып чыгарды.

Китерелгән саннар 2021 елның 11 октябреннән 18 октябренә кадәр бензин маркаларының барлык төрләренә бәяләр арту турында сөйли.

Әйтик, АИ-92 23 тиенгә кыйммәтрәк, аның литры хәзер 44,98 сум тора. АИ-95 бензинының бәясе 22 тиенгә күтәрелде, бу маркалы бензинның литры 48,36 сум тора. АИ-98 маркалы бензинның бер литры 56,81 тән 56,9 га кадәр арткан.

Анализлана торган чорда дизель ягулыгының бәясе үзгәрешсез калды – бер литры өчен 48,68 сум. Өстәвенә, солярка икенче атна рәттән тотрыклылык күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X