Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кешелекне дәвалыйлар

Читтән терлек сатып алганда район ветеринария хезмәте белән килешеп эшләү шарт.

Бу көннәрдә район ветеринария берләшмәсе табиблары, йогышлы авыруларны булдырмау максатыннан, шәхси секторда терлекләрдән кан алалар, туберкулезга каршы тикшерү үткәрәләр, себер түләмәсенә каршы прививка ясыйлар. 12 май көнне башланып киткән профилактика чаралары май азагына кадәр дәвам итәчәк.

17 май көнне кичке дүрттән бишкә кадәр миңа берләшмә табиблары, республикабызның атказанган мал табибы Азат Гаялиев белән Рафис Борһановның (рәсемдә) Күкчә авылындагы шәхси хуҗалыкларда асралучы сыерлардан кан лейкозга алганнарын, туберкулезга каршы тикшерү үткәргәннәрен, себер түләмәсенә каршы прививка ясаганнарының шаһиты булырга туры килде. Иртәләрен исә алар, биштән алтыга кадәр эшлиләр. Шушы ук көнне, шушы ук сәгатьләрдә әлегедәй профилактика чараларын Ямбулат авылында - Әнәс Шәймәрданов белән Айдар Гыйльфанов, Баландыш авылында - Илдар Маннанов белән Георгий Измайлов башкарды. Шунысы игътибарга лаек, прививкалар бушка һәм бер тапкыр кулланыла торган энәләр белән ясала. Шуннан соң терлекләрдә авыруларга каршы иммунитет формалаша.

- Йогышлы авыруларны районга кертмәс өчен, читтән терлек сатып алганда район ветеринария хезмәте белән килешеп эшләү, берничә терлек кинәт һәм берүк вакытта авырып киткән очракта тиз арада ветеринарларга хәбәр итү шарт. Мисал өчен, төерле дерматитның инкубация чоры 3-30 көн дәвам итә. Авыл кешесе карап торышка саләмәт терлек сатып алырга да мөмкин. Ә күпмедер вакыттан соң теге яки бу авыруның баш калкытуы ихтимал. Чирле терлектән инфекция башкаларга күчеп, аларны зарарлаячак. Районда мөгезле эре терлекләрнең лейкоз белән авыру проблемасы да сакланып килә. Гәрчә узган ел көзге профилактик чаралар вакытында лейкоз авыруына ия терлек ачыкланмаса да. 2019 елдан башлап республикада әлеге чирне бетерү бурычы куелды, - дип ачыклык кертте район ветеринария берләшмәсе җитәкче Илгизәр Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев