Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Коронавирусның яңа штаммнарына каршы көрәшә торган бик яхшы дару уйлап тапканнар

Дару вирус күләмен 100 мең тапкыр киметә, ди галимнәр.

Россия Фәннәр академиясенең Энгельгардт исемендәге молекуляр биология институты галимнәре коронавирустан нәтиҗәле препарат уйлап тапкан. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин уздырган киңәшмәдә институт директоры Александр Макаров белдергән, дип яза “РИА Новости”.
Макаров аңлатып үткәнчә, яңа дарудагы моноклональ антитәнчекләр, аерым алганда, ковидның “дельта” һәм “гамма” вариантларын үтерә.

Галим әйтүенчә, белгечләр вирус күләмен йөз мең тапкыр киметердәй антитәнчекләрдән торучы дару эшләүгә ирешкән. Шуңа күрә яңа дару Американың танылган “Регенерон”ыннан калышмый икән.
Макаров сүзләренә караганда, галимнәр уйлап тапкан даруның нәтиҗәсе лаборатория тикшеренүләре (шул исәптән хайваннарда) нигезендә расланган. Аны Россия хастаханәләренә инде быел декабрь аенда ук җибәрә башлау планлаштырыла. Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтүенчә, яңа дару чир тиюгә үк вирусны “йөгәнли” алачак.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев