Кызынасың килсә - кызын. Ләкин... (берничә киңәш)
Алда – эссе җәй, ләкин кояш якты нурларын быел яз буе кызганмады. Организм өчен Д витамины бик кирәк булса да, тән тиресенә кояшның файдасы белән бергә зыянлы яклары барлыгын да онытмаска кирәк.
Кояшка чыкканчы, 40 мл шәфталу мае, 30 мл бодай үсентесе мае һәм авокадо мае, 3-4 тамчы сырганак маеннан ясалган катнашманы сөртергә кирәк. Шәфталу мае аерым куллану исә, бит кул тиресен дымландыра, йомшарта.
80 мл шәфталу мае, 10 мл бодай үсентесе мае һәм түп, 4 тамчы бөтнек эфиры маеннан ясалган катнашма ялкынсынган тәнне җиңелчә суыта һәм тынычландыра.
Кояшта кызынгач, гомумән, тәнгә сөртү өчен теләсә нинди май кулланырга була. Кунжут, кокос, зәйтүн, йөзем төшеннән ясалган майларны сөртсәгез, тән төсегез матурлыгын озак вакыт саклар.
Мөстәкыйль рәвештә катнашмалар ясаганда, яңа ис булдырырга тырышып, төрле экспериментлар ясарга кирәкми. Лимон, грейпфрут, әфлисун, лайм, мандарин, тмин, чамбыр, бергамот, розмарина кебек төрле эфир майлары кушу тәндә кара пигмент таплар һәм хәтта урыны белән тиренең пешү дә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев