Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Малайлар өчен мылтык тоту – нормаль күренеш...

Көн тудымы, начар хәбәр... Урысча әйтмешли, хәзер балалар да мылтык белән “на ты”!

Мондый афәт кая көткәнен күз алдына да китереп булмый. Әле уенчык мылтык белән уйныйсы балалар чынга үрелә. Балаларга мылтык белән уйнарга ярыймы? Малай үстерүче әни кеше буларак, мине бу сорау борчый. Шуны тизрәк балалар психологы Алсу Фроловага бирдек:

- Малайлар өчен мылтык тотып уйнау – нормаль күренеш. Болай уйнаганда алар саклану, яклауны күз алдына китерә. Безнең бабайлар да мылтык тотып сугышкан, илебезне яклаган, безнең тынычлык өчен көрәшкән. Малайлар шундый уеннар уйнаганда, дошман белән көрәшә. Икенчедән, мылтык ауда тотыла. Кешеләр элек үз-үзләрен тәэмин итү өчен ауга чыкканнар. Бу очракта да максат – тормышны яклау, яшәүне дәвам итү ниятеннән. Малайларга мылтык тоттырмасак та, алар инде кулларыннан ясап, үзләренчә уйнап йөри. Димәк, малайларның тормышны саклау инстинкты каннарына сеңгән.

Икенче яктан караганда, эш кулда нинди корал булуда түгел, хәтта гади генә бау да, пычак та коралга әйләнергә мөмкин. Шуңа күрә балаланың күңеленә нәрсә салынуга игътибар итәргә кирәк. Нинди уйлар, нинди максат белән тәрбияләнә ул? Төп игътибар әхлакый тәрбиягә, тормышны, кешеләрне яратуга юнәлдерелергә тиеш. Үзеңнән көчсезләрне яратырга, якларга өйрәтергә кирәк. Әгәр баланың күңелендә яхшы ният, яхшы тәрбия булмаса, ул бөтен яхшылыкны да начар итеп күрергә мөмкин. Шуңа күрә кулда нәрсә булуга түгел, ә күңелдә нәрсә булуга игътибар итәргә кирәк.

Фото: https://pixabay.com/ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев