Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Машинага кышкы резинаны кайчан куярга?

Машина тәгәрмәчләрендәге резинаны кышкыга алмаштыру вакыты законда тәгаен генә язылмаган.

Беренче карга карап кына тәгәрмәч алмаштыру дөрес түгел. Градусникка карарга кирәк. Әгәр даими рәвештә температура +5..+7 градус торса, кышкы резина куярга вакыт җитте дигән сүз. Бу чорда җәйге резина белән йөрү куркыныч. Мондый температурада резина катылана һәм трассага ябышмый башлый.

Кыш көне җәйге резинада йөрү автомобиль белән идарәне югалтуга, авария килеп чыгуга китерергә мөмкин. Машинаны туктату да бик кыенлаша. Карлы юлда 50 км/сәг тизлек белән барганда тормозлау юлы кышкы резина булса 31-35 метр, шундый ук юлда җәйге резина булса 62 метрга кадәр җитә. Бозлавыкта бу күрсәткеч 10-15 процентка арта, диелә хәбәрдә. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X