Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Метеоролог киләсе айларга һава торышын фаразлады

Һава температурасы югары булу сәбәпле, Татарстанда янгыннар чыгу куркынычы арта бара.

Казан федераль университетының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев июньнең икенче яртысына, июль, август айларына һава торышын фаразлады.

«Безгә антициклон килә, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә һава температурасы бераз түбәнәя. Иртәгә явым-төшем көтелә, ул урыны белән төрле күләмдә булачак. Аннан соң һава температурасы яңадан күтәрелә. Көнлек уртача температура нормадан 4-5 градуска югары була», — дип фаразлады ул июнь аендагы һава торышын.

Белгеч сүзләренчә, июль аенда 70 мм явым-төшем көтелә. Ул көчле яңгыр булып явачак. «Август аенда уртача температура 17,5 градус була, явым-төшем 55-60 мм булыр дип көтелә», — дип сөйләде ул.

Ул сентябрь аенда да һава торышының нормадан югарырак булачагын әйтте.

Һава температурасы югары булу сәбәпле, Татарстанда янгыннар чыгу куркынычы бар һәм ул арта.

КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев сүзләренчә, Татарстанның көнчыгыш районнарында куркынычлык бишенче класска кадәр җитәргә мөмкин. Явым-төшем күләме өч миллиметрдан артса гына, ул күрсәткеч үзгәрәчәк. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X