Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Путин коронавирустан прививка ясатучыларга ике ял көне бирергә кушты

Дәүләт Башлыгы губернаторларга 15 ноябрьгә кадәр Covid-19дан прививка ясаткан кешеләргә, хезмәт хакларын саклап калып, ике көнгә эштән азат итү турында хәбәр итү тиешлеген әйтте.

Россиядә яшәүчеләр коронавирустан вакцина ясатканнан соң өстәмә ике ял көне алачак. Төбәк җитәкчеләренә тиешле йөкләмәне РФ Президенты Владимир Путин бирде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Дәүләт Башлыгы «губернаторларга 15 ноябрьгә кадәр Covid-19дан прививка ясаткан кешеләргә, хезмәт хакларын саклап калып, ике көнгә эштән азат итү турында хәбәр итәргә кушты», - дип искәртә агентлык.

РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә, коронавирус таралу дәвам итү сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр көннәр бөтен Россия буенча эшләми торган ял көннәре дип игълан ителде. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев