Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Россия мәгърифәт министры: Каникул вакыты үзгәрми

Каникулдан соң мәктәп укучыларын өйдә торып укуга җибәрү күздә тотылмый. Бу хакта Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдергән.

Министр сүзләренә караганда, илдә Президент Указы белән 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр игълан ителгән ял көннәре каникул чорына туры килә. Әмма моңа карап балаларның ялы озайтылмаячак, уку планнары үзгәртелмәяәк, дигән ул. Бу хакта РИА «Новости» яза.

Кичә «Роспотребнадзор»ның Татарстандагы идарәсе дә балаларның дистанцияле укытуга күчерелмәячәген белдерде.

Сүз уңаеннан, моннан берничә көн элегрәк мәгърифәт министрының беренче урынбасары Александр Бугаев мәктәпләрнең «ковид яллары» чорыннан алданрак каникулга китә алуы турында сөйләгән иде. Төбәктәге эпидемиологик вазгыятькә карап теге яки бу карар кабул ителергә тиеш, диде ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев