Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Россиядә тагын бер бәйрәм һәм ял көне барлыкка килергә мөмкин

Сәламәт яшәү рәвеше көнен 7 апрельдә билгеләп үтәргә ниятлиләр.

Россиядә яңа бәйрәм – Сәламәт яшәү рәвеше көне барлыкка килергә мөмкин, аны ял көне итәргә тәкъдим иттеләр.

RT телеканалы хәбәр иткәнчә, «Аек Россия» оешмасы башлыгы Солтан Хәмзәев Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога шундый инициатива белән мөрәҗәгать юллаган.

Проект авторы сүзләренчә, сәламәт яшәү рәвеше – Россиядә милли идеянең мөһим өлешләреннән берсе. Өстәвенә, РФ Президенты Владимир Путин да аны формалаштыруның әһәмиятен күп тапкырлар билгеләп үтте.

Хәмзәев үз хатында искәрткәнчә, «Россиядә Сәламәт яшәү рәвеше көнен ял һәм бәйрәм көне итәргә кирәк. Бу көнне ил гражданнары үсеп килүче буын белән бергә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә багышлый алачак».

Ул Сәламәт яшәү рәвеше көнен 7 апрельдә билгеләп үтәргә тәкъдим итте.

Чыганак: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев