Синоптиклар Россиядә ноябрь җылы булыр дип фаразлый
Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, Россиянең күпчелек өлешендә, шул исәптән Идел буенда, ноябрьдә температура нормадан югарырак булачак.
«Илнең барлык территориясендә ноябрь ае нормадан югарырак булыр дип көтелә, әмма аерым төбәкләрдә норма тирәсендә булачак», — дип сөйли ул РИА Новости агентлыгына.
Нормадан югарырак температура Россиянең бөтен Европа территориясендә диярлек булачак, ә искәрмә булып бары төбәкнең иң көньягы гына тора. Идел буе, Урал, Көнбатыш Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округында, бигрәк тә Якутиядә температура нормадан югарырак булачак, ди белгеч.
Вильфанд температура норма тирәсендә булган урыннар Урта Себер, шул исәптән Красноярск крае, Хакасия, Иркутск өлкәсе, шулай ук Томск һәм Кемерово өлкәләре, Чукотка һәм Камчатка икәнлеген әйтте.
Якынча мәгълүматларга караганда, Россиянең бөтен территориясендә явым-төшем нормага якын булачак. Әмма Идел буе федераль округының төньягында, Свердловск өлкәсендә, Чукоткада һәм Камчаткада явым-төшем аз булырга мөмкин. Хакасиядә, Иркутск өлкәсенең көньягында һәм Таймырда кирәгеннән артык яварга мөмкин булуы фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев