Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстан яшьләре Бөтенроссия халык санын алуда актив катнаша

15 октябрьдә Бөтенроссия халык санын алу башланды.

Волонтер булырга теләп,  16 яшьтән алып,  535 гариза бирелгән.  45 районыннан 480 волонтер эшкә җәлеп ителгән, шуларның 306сы республиканың 58 күп функцияле үзәкләренә һәм 174е мобиль бригада эшенә ярдәм итү өчен җәлеп ителгән.

"Халык санын алу – ил тормышында һәрвакыт мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Ул илдә агымдагы эшләрнең параметрлар комплексы буенча күләмле картинасын күрергә мөмкинлек бирә. Без халык турында мәгълүмат алабыз, аларны анализлыйбыз һәм үз эшебезне актуальләштерәбез. Татарстан яшьләренең волонтерлар сыйфатында җанисәптә актив катнашуы мөһим-бу кыйммәтле тәҗрибә һәм дәүләт бурычын тормышка ашыруда зур ярдәм. Волонтерларга социаль-актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов.

Министр сүзләренә караганда, көн саен районнарда дәүләт статистикасы территориаль органнары участокларына 100гә якын волонтер чыга, алар көнгә 3-4 сәгать эшли. 

Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен күп функцияле үзәкләргә килгән өлкән буын  кирәкле хезмәтләр алганнан соң  волонтерларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, дип билгеләп үтелә.

Волонтерлар үз функцияләрен ирекле башлангычларда башкаралар һәм проект тәмамланганчы 14 ноябрьгә кадәр эшләячәкләр.

Чыганак: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X