Төбәк юлларында йөк ташучыларга контроль көчәя
Автомобильләрдә йөк ташу күләме елдан-ел арта. Йөк төяп җибәрүчеләрнең кайберләре, чыгымы азрак булыр, дип, транспортка йөкне тиешледән күпкә арттырып тутыра. Бу хәл, әлбәттә инде, юлларның чокырлануы-җимерелүенә китерә.
Иң элек вак таш һәм ком ташуга кагыла бу. Мондый материаллар чыгару эше еш кына законнарны, шул исәптән табигатьне саклау законнарын санга сукмыйча, рөхсәт ителмәгән карьерларда алып барыла.
Карьерларга килү-төшү юллары юл хәрәкәте иминлеге таләпләренә туры килергә тиеш. Биредә юл билгеләре урнаштырылу, төп автомобиль юлына каты түшәмәле юлдан чыгу, технологик югыч күздә тотылу шарт.
Оешмалар һәм эшмәкәрләр төп юлга чыгу юлын салуга рөхсәт алган булырга тиеш, әмма еш кына алар моңа игътибар итми. Республикада төбәк юлларыннан карьерларга 34 килү-төшү юлыннан файдаланыла. Тик аның дүртесе генә барлык таләпләргә туры килә. Закон буенча калган 30ыннан файдаланырга ярамый, чөнки таләпләрне санга сукмау аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Әлегә законга төкереп караучыларны штрафка гына тартырга була. Юлларга зыян салу һәм аларны пычрату юридик затка 300 мең сумга кадәр штраф түләү белән төгәлләнергә мөмкин. Рөхсәтсез генә ком һәм вак таш эзләү-чыгаручыларга җәза чаралары тагын да кырысрак: моның өчен 1 миллион сумга кадәргә штраф яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев