Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңа "куркыныч" һөнәр

Казан метросында QR-кодлар тикшерү өчен контролерлар җыялар.

Казанда «Метроэлектротранс» оешмасы метрополитен станцияләрендә QR-кодларны тикшерү өчен тиз арада контролерлар җыя.

Тикшерүчеләр Керем җыю һәм хәрәкәт дирекциясендә эшләячәк, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте Telegram-каналында.

«Эш графигы - 2/2. Вакыты - 6.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр яки 12.00 дән 24.00 сәгатькә хәтле. Хезмәт хакы — 20 000 сум, QR-код булу мәҗбүри», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Контролерлар булып эшләргә теләүчеләргә 533-70-16 һәм 8-966-250-31-07 телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала.

Татарстанда җәмәгать транспорты пассажирларында коронавирустан вакцинация ясау фактын раслаучы QR-кодларны яки авырудан савыгу турындагы белешмәләрне киләсе атна башыннан, 22 ноябрьдә тикшерә башлыйлар. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев