Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Хуҗабикәләр, сезнең өчен җиңел генә ясала торган кызыл карлыганнан компот рецепты

Җиләк-җимеш өлгергән, муллык ташып торган чак җитте. Җәй башындагы салкыннар шау чәчәктә утырган куакларга зыян салгандыр инде дип хафалануларыбыз юкка булган икән.

Тулып пешкән кура җиләкләре, чияләр кызыл тамчылар булып, тамам-тамам дип эленеп тора, крыжовниклар да йомшарып килә. Уңган хуҗабикәләрнең социаль челтәрләрдәге шәхси битләрендә чиләк-чиләк җыелган бакча, урман, болын җимешләре – викторияләр, каен, җир җиләкләре, карлыган һәм алардан әзерләнгән кайнатма-компот фотолары урын алды. Алардан күренгәнчә, быел кызыл карлыган аеруча уңган. «Кызыл карлыганның күплеге... исең китәрлек, җыеп кына өлгер...» дип язучылар күп булды. Кара карлыганнан аермалы буларак, кызылының җимешләре барысы берьюлы өлгерә – бер-ике көн эчендә тәлгәшләр кып-кызыл була. Шулай да бакчачылар аларны өзәргә ашыкмаска, тәмам пешеп җиткәнче, тагын 5-7 көн тотарга киңәш итә. Җимешләр коелмаячак, бары тик балланачак кына. Кызыл карлыганнан ясалган компот кызуда эчәсе килүне баса, күңел болгануны бетерә, аппетитны яхшырта, хәл кертә. 
Шуңа күрә сезгә җиңел генә рецепт тәкъдим итәбез: 3 литрлы стерильләштерелгән банкага яхшылап юылган 500 грамм карлыган, 400 грамм шикәр комы салабыз. Өстенә кайнар су коябыз һәм капкачын ябабыз. Теләгән кеше бераз гына ванилин да куша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев