Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Ырынбур өлкәсенең Сарбай бистәсе - тулы бер авыл яна, МЧС халыкны эвакуацияли...

Бурдан кала, уттан калмый...

Сарбай бистәсе тулысынча янып, МЧС халыкны эвакуацияли

Башкортстан белән чиктәш Ырынбур өлкәсендә торак пункты тоташы белән диярлек янып беткән – Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кешеләрне эвакуацияли.

Ырынбур өлкәсендәге янгын сүндерүчеләргә Башкортстандагы хезмәттәшләре ярдәм итә, дип яза Кызыл таң.
 
Кувандык шәһәр округында коры-сары янып китү нәтиҗәсендә Ырынбур өлкәсенең Сарбай бистәсендә йортларга ут капкан. Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы торак пункт халкын эвакуацияли. Янгынны сүндерү ИЛ-72 самолеты ярдәмендә башкарыла.
 
18 бина, шул исәптән торак йортлар янып беткән. Янгынның мәйданы әле дә ачыклана. Хәзерге вакытта ут Медногорскига таба бара.
 
“Бер урында янгынны сүндерүгә – икенчесендә ут кабына. Бөтен яктан ут уратып алды. Кешеләрнең терлекләре таралып бетте. Хәзер хуҗалар үз хайваннарын табачакмы, билгесез”, – ди төбәктә яшәүче халык.
Матбугат.ру
Фото: orenday.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев