Бәйрәм котлавы
Район яңалыклары

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Сезнең тырышлык белән Теләчебез, авылларыбыз көннән-көн матурлана, кешеләр туган йорт җылысын ныграк тоя. Яшәү өчен уңайлы шартлар тудырасыз, елның-елында республика һәм федераль программаларны уңышлы тормышка ашырасыз.

Бәйрәм көнендә без төзелеш оешмаларында хезмәт куючыларга, ветераннарга иҗади уй-ниятләрегезнең тормышка ашуын, районыбызның матур бүгенгесе һәм якты киләчәге хакына яңадан-яңа үрләр яулавыгызны, нык сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек һәм бәхет телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.


Нет комментариев