Бәлане алдан кисәтәләр
Исегезгә төшерәбез, 20 марттан 20 апрельгә кадәр республикабыз юлларында, шул исәптән районда балалар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаларын кисәтүгә юнәлдерелгән “Язгы каникуллар” профилактик акцияcе бара. Быел республикабыз юлларында балалар белән бәйле 44 юл-транспорт фаҗигасы теркәлгән. Бу күрсәткеч узган елгыга караганда 7 гә күбрәк. Быелгы аварияләрдә өч бала үлгән, 49ы зыян күргән.
Районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре әлеге акция кысаларында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозучыларны кисәтү буенча эш алып баралар. Әлеге хокук бозу өчен 3 мең сум күләмендә штраф каралган.
- Россия Федерацияcе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктына ярашлы төстә, 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта, 7 яшькә кадәр балаларны арткы утыргычта йөртү аның авырлыгы һәм буена туры килә торган балалар өчен тотып тору җайланмаларыннан файдаланып башкарылырга тиеш, - дип аңлатты ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы, полиция өлкән лейтенанты Илнур Кәримуллин. - Без балалар өчен тотып тору җайланмасыннан12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә файдаланырга киңәш итәбез. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар иминлек каешларын эләктерергә тиеш.
Чара кысаларында автоинспекция хезмәткәрләре балаларны автомобильдә йөртүдән тыш, җәяүле балаларга зур игътибар бирәчәк. Алар “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә балалар белән профилактик әңгәмәләр, бәйгеләр үткәрәләр.
- Хокук бозучы бала турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен ул йөри торган белем, тәрбия учреждениесенә тапшырылачак, - дип аңлатты “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова. М о н н а н т ы ш , Ю Х И Д И хезмәткәрләре “Җәяүле” акцияcе кысаларында (ул 20 марттан 29 мартка кадәр дәвам итте) җәяүлеләр кичүендә юл бирмәүче машина йөртүчеләрне, юлны тиешле урында чыкмаган җәяүлеләрне яки светофорның кызыл төсенә чыгучыларны ачыклау максатыннан рейдлар үткәрәләр. Шулай ук инспекторлар торак пунктлардан читтә булганда тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтару элементлары булуына да игътибар итәчәкләр. Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекцияcенең юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге җитәкчесе урынбасары Рушан Шакиров белдергәчә, автоинспекторлар җәяүлеләр инфраструктурасы объектларын (юл кичүләре, тротуарлар, автобус тукталышлары) тоту тәртипләре белән дә кызыксыначаклар. ЮХИДИның район бүлекчәсе хезмәткәрләре юлларда мөмкин кадәр игътибарлы, сак булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыралар.
Фәнил Гаязов
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев