Бүген Теләче авылында яшәүче Гөлзәйнәп апа Нигъмәтҗанова үзенең туган көнен билгеләп узды
Бүген Теләче авылында яшәүче Гөлзәйнәп апа Нигъмәтҗанова үзенең туган көнен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, Теләче авыл башкарма комитет җитәкчесе Илдар Мараков тәбрик итте.
Гөлзәйнәп апа яшьлегендә рус телен яхшы белергә дип читкә чыгып китә. Соңыннан барбер туган як үзенә тарта. Өч бала үстергән ананың бүген урыны түрдә. Улы Васил абый, килене Рәйхана апа тәрбиясендә яши.
Бу хакта тулырак район газетасыннан таныша аласыз.
Эльмира Котдусова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев