Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фатих Хөсни оныклары

3 февраль - О районыбызның йөзек кашы Фатих Хөснинең туган көне иде. Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөсни (Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов) 1908 елның 3 февралендә Теләче районы Олы Мәтәскә авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Фатих Хөсни - гомер буе халкыбызның күркәм сыйфатларына, гадәтләренә дан җырлаган, бигрәк тә аның гади һәм тыйнак кешеләренә, татар авылына сокланып бик күп матур әсәрләр иҗат итеп танылган әдип.

Авылда язучының туган көне ел саен билгеләп үтелә. Быел  да Олы Мәтәскә авылы мәдният хезмәткәрләре аның иҗатына гашыйк бер төркем авылдашларыбызга Фатих Хөсни музеена  экскурсия оештырдылар.  “Без - Фатих Хөсни оныклары“ дип исемләнгән шигырь бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев