Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гөлназ Зарипова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге эшчәнлегендә актив катнашуы, партия авторитетын күтәрүдә, партиянең сайлау кампаниясен уңышлы үткәрүдәге шәхси өлеше һәм партиянең мәгълүмати эшчәнлеген социаль челтәрләрдә координацияләү буенча югары профессионализм күрсәтүе һәм кырык биш яше тулу уңаеннан Зарипова Гөлназ Габдулла кызы «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлеге региональ сәяси советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы имзалаган Рәхмәт хатын иясенә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге сәркатибе урынбасары, район хакимияте башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин белән «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге башкарма сәркатибе Роберт Арсланов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев