Авыл клубларында, мәдәният йортларында “Бай мираслы Теләчем” дип исемләнгән сәнгать фестивале дәвам итә. Аның чираттагысы, 28 октябрь кичендә, Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында булып үтте.
Биредә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри һәм авылдашлары алдында Югары Кибәхуҗа, Максабаш һәм Төрек - Тәмте авылларында яшәүче һәвәскәрләр имтихан тотты. Әлеге концерт барышы һәм мәдәният йорты фойесына урнаштырылган тирән эчтәлекле, бай күргәзмә белән түбәндәге фоторәсемнәрдән таныша аласыз.
Исегезгә төшерәбез, мәгълүм фестиваль, 2026 елның 1 сентябрендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең 106 номеры карары нигезендә,Теләче районының торгызылуына 35 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Анда авыл җирлекләрендә яшәүчеләр һәм оешма - предприятиеләрдә эшләүчеләр көч сынаша. Бер сулыш белән каралган тамаша турында сез “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Нет комментариев