Казанда бер чүп ташлау урыны ябылган
В республике

Казанда бер чүп ташлау урыны ябылган

Казанда һава чистарган - бу хакта “Татар-информ”да узган очрашуда Росприроднадзорның Идел–Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Булат Әхмәдиев әйтте.

– Ике ел алып барылган җентекле тикшерүләр, күзәтүләр ярдәме  без Химик урамындагы полигон эшчәнлеген туктата алдык.  Бу полигон башка кулланылмый.  Бу урынны кем тәртипкә китерергә тиешлеге суд аша хәл ителә, – диде ул.

 

 


Нет комментариев