Казанда 29 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр Оренбург тракты участогында хәрәкәт чикләнәчәк – абыйлы-энеле Батталовлар урамыннан алып Шамил Каратай урамына кадәр. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Чикләүләр полосаны төзекләндерүгә бәйле. Эшләр автомобиль юлына капиталь ремонт кысаларында башкарылачак.
Нет комментариев