Баш авыртуын инсульттан ничек аерырга
В республике

Баш авыртуын инсульттан ничек аерырга

Татарстан Республика клиник хастаханәсенең неврология бүлеге мөдире Артур Корбанов «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә бу ике халәтне ничек аерырга икәнлеген аңлатты.

«Әгәр инсульт турында сөйлибез икән, барыннан да элек йөзнең чалшаюы һәм хәрәкәтләрнең бозылуы турында сүз бара — тәннең яртысы ойый, кул, аякның бер ягы көчсезләнә. Алга таба сөйләм бозыла, кеше сөйләмне аңламый башлый», — диде доктор.

Табиб мондый симптомнар барлыкка килсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга киңәш табиблар.

 


Нет комментариев