Яңа уку елы: иминлек, проектлар һәм бердәмлек - Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында ата-аналар җыелышы узды.
Җыелыш барышында педагогик коллектив ата-аналарга киләсе уку елына планнарны җиткерде:
- Яңа проектлар: Россиядә игълан ителгән Мәктәпкәчә белем елы кысаларында бакчада тәрбия эшенең сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән «Яхшы уеннар» (яхшылыкка өйрәтү) һәм «Орлята» (патриотик тәрбия) федераль программалары гамәлгә ашырыла башлый.
- Иминлек: Балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау максатларында әти-әниләрнең игътибары катгый таләпләргә юнәлтелде — баланы бакчага кабул итү тәртипләре, учреждение территориясенә чит кешеләрне кертмәү һәм балигъ булмаган затларга сабыйларны тапшырмау хакында кисәтелде.

Чараның мәртәбәле кунаклары буларак, хокук саклау органнары вәкилләре дә чыгыш ясады. Алар ата-аналарга көн кадагындагы сораулар буенча профессиональ киңәшләрен бирделәр:
- Юл хәрәкәте иминлеге турында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Саба районы буенча профилактика бүлеге начальнигы Ягафарова Гүзәл Назиф кызы сөйләде;
- Участок вәкиле, полиция майоры Алексеев Руслан Сергеевич шәхси куркынычсызлык һәм балаларны таныш булмаган кешеләрдән саклау темасына тукталды;
- Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Саба һәм Теләче районнары буенча районара күзәтчелек бүлегеннән өлкән инспектор, эчке хезмәт подполковнигы Хәкимуллин Ленар Мулланур улы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерде.

Нет комментариев