Ел саен интернет-кабул итү бүлмәсе һәм кире элемтә платформасы аша Татарстан Загсларына 2 меңнән артык мөрәҗәгать килә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинеты идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә, «Кешеләр өчен дәүләт» Федераль проекты барышында ЗАГСлар алдына сервис моделенә күчү бурычы куелган. Игътибар үзәгендә бланк һәм хисап түгел, ә кеше һәм аның конкрет тормыш ситуациясе тора.
ЗАГС белгече регистратор гына түгел, кешеләрнең төрле психоэмоциональ халәтләре белән эшләүче эмпатик консультант та. Татарстан ЗАГС органнары белгечләрен укытуның еллык программасына хәзер конфликтсыз һәм сакчыл хезмәт күрсәтү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән тренинглар кертелде.
Нет комментариев