Мошенниклар техник җитешсезлекләрне гражданнарны алдау  өчен куллана
В республике

Мошенниклар техник җитешсезлекләрне гражданнарны алдау өчен куллана

Республикада яшәүчеләрне онлайн-сервисларның техник җитешсезлекләре белән бәйле шикле хәбәрләр алганда уяу булырга һәм чит кешеләргә шәхси мәгълүматларны тапшырмаска чакыралар. Яңа схема турында Татарстан цифрлы үсеш министрлыгында кисәтәләр.

Мошенниклар интернет-сервислар эшендәге техник җитешсезлекләрне гражданнарны алдау һәм кредитлар рәсмиләштерү өчен куллана башлаган. 

Ведомствоның мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге башлыгы Ленар Бадыков матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, җинаятьчеләр цифрлы платформалар эшендәге өзеклекләр турындагы хәбәрләрне мошенниклык гамәлләре өчен сылтау итеп куллана. Шул ук вакытта белгеч ассызыклаганча, Татарстанда мондый очраклар әлегә теркәлмәгән.

 


Нет комментариев