Кичә районда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.
Биредә узган уку елына нәтиҗә ясап, яңа максат – бурычлар билгеләнде. Мөгаллимнәргә үзенең теләкләрен район башлыгы Айрат Фатхуллин җиткерде.
Намуслы хезмәтләре өчен бер төркем райондашларыбызга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының күкрәк билгеләре, Рәхмәт хатлары, исеме республиканың Электрон Мактау тактасына язылган мөгаллимнәргә таныклык, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Чарадан Ильнур Валиуллин фоторепортажы.
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев