«Масленица» атналыгы башланды
Сез әле коймак пешереп ашадыгызмы, дуслар?
Дүшәмбе - Масленицаны каршылау. Беренче коймак көне. Беренче коймакны ярлыларга, «киткәннәрнең» рухларын искә алу өчен тараталар.
Сишәмбе – кияү-кәләш карау. Яучылар бер-берсенә кунакка йөриләр
Чәршәмбе - «теща» көне. Кияүләр каенаналарына коймак белән сыйланырга бара.
Пәнҗешәмбе - зурлап бәйрәм итүләр. Зур Масленица башлана, ул шау-шуы һәм шамакайлы әйлән-бәйләннәре белән аерылып тора
Җомга – каенаналар белән кич утыру. Кияү каенанасын кунакка чакырырга тиеш.
Шимбә – каен апа, каен сеңел кич утырулары. Килен янына кунакка иренең апа-сеңелләре һәм аның башка туганнары килә.
Якшәмбе – озату, гафу итү-кичерү якшәмбесе. Рәнҗетелгәннәрнең барысыннан да гафу үтенәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев