Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өлкәннәргә ярдәм итәләр

Коронавирусның аеруча өлкәннәргә йогуын истә тотып районда олыларга өйдән чыгып йөрмәскә киңәш ителгән.

Кирәк әйберләрне аларга волонтерлар китереп бирә. Бүген район үзәгендә һәм авылларда 114 волонтер эшли. Ярдәм сорап шалтырату өчен "кайнар элемтә" булдырылган. Район буенча кайнар линия телефоны: 8(843 60)21738 Кайнар линия телефоны көн саен 08.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Өлкән яшьтәгеләр шунда шалтыратып, кирәк әйберләр, дарулар китертә ала.

2 апрель көнне Олы Мәтәскә авылыннан Тәлгать Низамов шалтыратып, үзенә дару алып килүен сорады. Хәбәр алынуга, әлеге авылга волонтер булып билгеләнгән Гөлия Шәмсетдиновага элемтәгә чыктылар. Ул үз чиратында кушылган даруларны, яңа пешкән икмәкне мөрәҗәгать итүченеңйортына алып килеп тә бирде.


Гөлия битлек, кулына перчатка киеп, тиешле бар таләпләрне дә үтәде. Тәлгать абый өлкәннәргә ярдәм итәргә алынган волонтерларга, аеруча Гөлиягә олы рәхмәтетен җиткерде. “Үзен һәм башкаларны хөрмәт иткән кеше урамга чыгарга тиеш түгел. Сакланырга кирәк.
Безнең моны никадәр тизрәк җиңүебез үзебезгә бәйле”, - ди ул. Хөрмәтле өлкәннәр, сезне дә кибетләргә барудан тыелып торырга чакырабыз. Сезгә бары шалтырату гына кирәк, бик тиз арада ярдәм кулы сузачаклар.

#айдадомой#СидиДома#ртмедиа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев