Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 26 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге игенче - механизаторлар соңгы җиде көндә язгы кыр эшләрендә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.
Тырмалауда:
Беренче урында - Рамил Вакыйф улы Кәримов - “Алан” акционерлык җәмгыятеннән;
Беренче урында - Рөстәм Мөхәммәтгали улы Сәйфетдинов - “Алан” акционерлык җәмгыятеннән;
Икенче урында - Таһир Гомәр улы Баһавиев - җаваплылыгы чикләнән АгроЛак” ширкәтеннән;
Икенче урында - Наил Габделхак улы Гарифуллин - “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгыннан.
Чәчү комплекслары белән чәчүдә:
Беренче урында - Ринад Рафаэль улы Галимҗанов - җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәтеннән;
Икенче урында - Шилякин Валерий Михайлович - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән;
Өченче урында - Рифхать Габдрахман улы Әүхәдиев - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән.
Гади чәчкечләр белән чәчүдә:
Беренче урында - Ильфир Мулланур улы Салихов - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән;
Икенче урында - Марат Габдулла улы Вәлиуллин - “Алан” акционерлык җәмгыятеннән.
Өченче урында - Васил Шәяхмәт улы Вәлиев - “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян - фермер хуҗалыгыннан.
Җиде көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча “Алан” акционерлык җәмгыяте игенче - механизаторы Рамил Вакыйф улы Кәримов иң күп нормо-смена эш башкаручы буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе тарафыннан язгы кыр эшләрендә иң күп нормосмена эш башкарган механизаторларга кызыксындыру чаралары билгеләү турында Нигезләмә эшләнгән иде. Нигезләмә муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин карары белән имзаланды.
Нет комментариев