Сәхнәдә - «Беренче мәхәббәт»
Район яңалыклары

Сәхнәдә - «Беренче мәхәббәт»

18 март көнне Иске Җөридә авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Хәзинә» театр берләшмәсе үзешчәннәре көче белән Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектакле сәхнәләштерелде.

Спектакльне куючы режиссер - әлеге мәдәният йорты директоры Равил Насыйбуллин. Чара зур аншлаг һәм тулы зал белән үтте. Спектакль дәвамында үзешчәннәр осталыгына соклану һәм кул чабулар тынып тормады. Ә азактан тамашачы торып басып артистларны алкышларга күмде,  рәхмәт сүзләре җиткерде.


Нет комментариев