Сертификатлар тапшырылды
15 август көнне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, районыбыз кырларында булып, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, соңгы биш көндә нәтиҗәле хезмәт куйган комбайнчыларга акчалата премия сертификатлары һәм “Урак батыры” вымпелларын тапшырды.
Бу юлы әлегедәй бүләкләргә Ирек Гәрәев (“Таң” ширкәтеннән), Ренат Гатауллин (“Алан” ширкәтеннән), Ринат Афзалов (“Чулпан” ширкәтеннән), Радик Нәбиуллин (“Игенче” ширкәтеннән) һәм Әнвәр Мөхәммәтшин (“Низамов М.Х,” крестьян-фермер хуҗалыгыннан) лаек булды.
-
Районда урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Районда беренчеләрдән булып, аны “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре тәмалады. Бериш хуҗалыклар аны бүген, иртәгә тәмамлаячаклар. Алдагы көннәрдәге кебек, аяз, коры көннәрнең кадерен белеп, зур оешканлык һәм тырышлык белән 2023 ел урагын уңышлы тәмамлауыгызны телим, - дип белдерде район башлыгы комбайнчылар, белгечләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу вакытында. Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев