Казанда 1896 елгы температура рекорды кабатлана
В республике

Казанда 1896 елгы температура рекорды кабатлана

Бүген, 13 октябрьдә, Татарстан башкаласында 130 ел элек булган температура рекорды яңартылды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Казан-Аэропорт» метеостанциясендә термометр баганалары +21,3 градуска, ә «Казан» метеостанциясендә +22,3 градуска кадәр күтәрелде.

13 октябрьдә ТР башкаласында һава температурасының алдагы абсолют максимумы 1896 елда Казан университеты метеостанциясендә теркәлгән-ул +20,1 градус тәшкил иткән.


Нет комментариев