Татарстан халкын пилотсыз очкычларның фото һәм видеоларын бастырган өчен җаваплылык турында кисәттеләр. Чикләүләр республика Рәисенең 2025 елның 29 августындагы 695 номерлы Указы нигезендә гамәлдә. Бу хакта Татарстандагы террорчылыкка каршы комиссия искәртте.
Тыю массакүләм мәгълүмат чараларына һәм теләсә нинди интернет-мәйданчыкларга, шул исәптән социаль челтәрләргә һәм мессенджерларга да кагыла. Пилотсыз очкычның тибын, аны җибәрү урынын, табу яки егылу урынын, очу маршрутын, һөҗүм максаты һәм зарарлану характерын билгеләргә мөмкин булган мәгълүматларны урнаштырырга ярамый.
Нет комментариев