Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сугыш ветераны туган көнен билгеләп уза

Бүген якташыбыз, сугыш ветераны Кыям Җәләловның туган көне.

Ул 1925 елда Шәтке авылында  дөньяга килә. Бик иртә хезмәткә тотына. Хуҗалыкта 1942 елда бригадир итеп сайлана, тагын бер елдан, унсигезе тулып, армиягә алына. 219 нчы укчы дивизиянең 727 нче полкында Смоленск өлкәсен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. 1953 елда тырышлыгын, белемен исәпкә алып, Кыям  Жәләловны колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Бик озак еллар "Большевик" колхозын алдынгы урыннарда тота. Бүген якташыбыз Казанда якыннары тәрбиясендә яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев