Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сыерчыклы яз

Алан авылыннан Рәйсә апа Гобәйдуллина шигырен сезгә тәкъдим итәбез.

Әле дә авыл өе бар!

Гөрләвекләр көе бар!

Сыерчыклы язлар бар,

Күңел тулы назлар бар!

Бүлешергә теләк бар,

Тибеп торган йөрәк бар,

Әле дә ярый, кирәк бар!

 

Тик соңарма, әйдә чык!

Талга кунган сыерчык:

Җайлы оя сайлавы,

Әй, сайравы! Сайравы!

Елмаймаган йөзләр юк,

Аңлатырлык сүзләр юк!

 

Үзең ишет, үзең күр,

Күңел күзең белән күр!

Хәйран кал, тор сак кына,

Гүзәллек күр чак кына.

 

Кояш чакырган: чык, чык,

Җырчы кошчык – сыерчык!

Иртән иртүк торган ул,

Талчыбыкка кунган ул.

Гаме – күк тарафында,

Әй җилпенә-талпына!

Чикләр юк илһамына –

Тыңлап торсын тал гына.

 

Ул канатлар кагышы,

Томшыклары торышы,

Сөенече, ургылып,

Күкрәгеннән чыгышы!

Ул тәнчеге, сулышы –

Көй суза бар булмышы!

Мәдхиядер бу Җиргә

Аһәң белән тулышы!

 

Флейтасы, саксафоны,

Скрипкасы, гобое,

Сыбызгысы, кубызы,

Тальяны вә курае

Сыздырыплар сыздыра!

Уйный монда шул ук көйне

Мандолина, думбыра.

 

Кая күз салма – могҗиза,

Оркестрлар көй суза!

Күңелләрдән бозлар сыза!

Бу түгелме МОГҖИЗА !

 

...Дәртләнеп вә канатланып

Сайрар коштан фәһем алам:

Кеше булып яшим икән,

Җырлап яшим Җирдә, Аллам!

 

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев