Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укучылар өчен "Эшмәкәрлек дәресләре” проектының икенче этабы башланып китте

Октябрь аенда районда “Эшмәкәрлек дәресләре” проекты башланып киткән иде.

Аның максаты район мәктәпләрендә эшмәкәрләр белән, югары сыйныф укучылары өчен очрашулар үткәрү иде. Район эшмәкәрләре оешмасы җитәкчесе Борһанов Шамил Галимҗан улы җитәкчелегендә үткән очрашулар барлыгы 11 мәктәптә оештырылды. Һәм менә, укучылар эшмәкәрләр белән генә очрашып калмыйча, ә аларның эш алымнары, барышы белән дә күзгә-күз таныша алды.

"Эшмәкәрлек дәресләре” проектының икенче этабы - сәнәгать предприятиеләрендә булу. Бүген әлеге мөмкинлектән Теләче урта мәктәбе укучылары да файдаланды. Теләче сәнәгать мәйданчыгында булып, биредә урнашкан предприятие эшчәнлекләре белән якыннанрак танышты алар.

- Әлегедәй очрашулар соңгысы булмас, - диде проектны оештыручылар, чөнки кирәкле кадрлар, белгечләр әзерләү мәктәп чорыннан ук башлана.

Чыганак: https://www.instagram.com/rdsh_tulia/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев