Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Якты хатирәләре белән уртаклашты

23 ноябрь көнне озак еллар дәвамында “Родина” колхозын (хәзер җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте дип йөртелә) җитәкләгән Мансур Хөсәен улы Хөсәенов туган көнен билгеләп үтте.

Аңа бу көнне 87 яшь тулды. Шушы уңайдан аны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов исеменнән, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов котлады. Очрашу барышында ветеран җитәкче белән җанлы әңгәмә корылып, истәлек бүләге тапшырылды. Ветеран үзенең хезмәт, тормыш юлындагы якты хатирәләре белән уртаклашты. Мансур Хөсәен ага 27 ел колхоз рәисе булып эшләгән. Шуның 23 елын ул туган авылында, туган колхозында эшләп үткәргән.  Алар хәләл җефете Нурбикә апа белән дус-тату гаиләдә өч ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев